Бүген Буа шәһәре хакимияте бинасында «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм янгын куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек барышы турында» темасына киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, «Буа урманчылыгы» ДКУ, «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ул 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләренә әзерлек барышы һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта янгын куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары кампаниясенә әзерлек тулы куәтенә бара, – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин. – Быел урманчылык территориясендә 35 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак. Утырту өчен 190 мең стандарт утырту материалы бар».
Аннары урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов һәм урманны саклау һәм яклау инженеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Михаил Егоров чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урманнарны саклау, санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Шулай ук, һичшиксез, киләсе чордагы эштә төп өстенлек – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Янгын куркынычы сезоны штат режимында узсын өчен, барлык чараларны күрүегез турында сорыйм», – дип ассызыклады ул.