«Арча урманчылыгы» ДКУ урман остасы Марсель Низаметдинов Б.С.Рәхимов исемендәге Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәр – урман хуҗалыгы хезмәткәре» дигән темага дәрес уздырган. Дәрес барышында урман остасы балаларга республиканың урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, шулай ук тармак һөнәрләре турында сөйләгән.
«Ничек диләр әле, урманчы булу – ул һөнәр генә түгел, ә җан халәте дә. Урман хуҗалыгында табигатьне, урманны чын күңелдән яратучылар гына эшли ала, – дип билгеләп үткән Марсель Низаметдинов. – Чөнки без киләчәк буыннар өчен «урман байлыкларын» саклап калу һәм арттыру, илебезнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барысын да эшлибез».
Моннан тыш, дәрес барышында укучылар буссоль, биеклек үлчәгеч һәм үлчи торган сәнәк шикелле әйберләрдән дә дөрес файдаланырга өйрәнгәннәр.