2 апрельдә Лубян урман-техника көллиятендә чираттагы Ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 1 апреле, җомга

2022 елның 2 апрелендә «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә чираттагы Ачык ишекләр көне узачак.

Бу көнне мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары, 2021 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2022 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачаклар.

Чара ТР, Кукмара муниципаль районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10 нчы йорт адресы буенча узачак.

Көллияттә килү мөмкин булмаган очракта, Zoom платформасы базасында конференциядә кызыксындырган мәгълүматны белергә мөмкин. Конференция 2 апрельдә 10: 00 сәгатьтә узачак (https://us04web.zoom.us/j/71243912112?pwd=EohTNrsYHr7GyfQHt7agd8mAIl5Nht.1; конференциянең идентификаторы: 712 4391 2112; файдалану коды: 1234).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International