«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Артур Хисаметдинов «Агач эшкәртү» юнәлеше буенча укучылар арасында «А башлап Я кадәрге һөнәрләр» һөнәри осталык буенча район бәйгесендә 1 нче урынны алган. Конкурс Ютазы муниципаль районының Урыссу бистәсендә «Балалар иҗаты үзәге» МБУ базасында узган, анда 35 тән артык кеше катнашкан.
«Миңа үз кулларым белән әйберләр ясау бик ошый, бигрәк тә агачтан, – дип сөйли Артур Хисаметдинов. – Бу бик катлаулы күренергә мөмкин, ләкин чынлыкта алай түгел. Киләчәктә үз күнекмәләремне үстерәсем килә».
Котлыйбыз!