Рәис Гомәров Чүпрәле һәм Питрәч муниципаль районнарында янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Чүпрәле һәм Питрәч муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды. Максаты – урманнарда урман культуралары кампаниясенә һәм янгын куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү.

Чүпрәле районында утырыш хакимият бинасында Иске Чүпрәле авылында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин доклад белән чыгыш ясады. Ул 2022 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча планлаштырылган эшләр комплексы, «Татарстанның чиста урманнары», «Хәтер бакчасы» табигать саклау акцияләренә барган әзерлек эшләре турында сөйләде.

«Барлык эшләр дә билгеләнгән вакытлардаа башкарылачак, – дип ышандырды Илнар Гатауллин. – Техниканы, җиһазларны, ягулык-майлау материалларын әзерләү өлешендә проблемалар юк».

Питрәч районында утырыш Питрәч авылы хакимиятендә узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек һәм урман культуралары кампаниясенең барышы турында җитәкче-урманчы Валерий Изибеков сөйләде.

Министр урынбасары Рәис Гомәров урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләренә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман фонды җирләрен патрульләү һәм урман янгыннарына каршы пропаганда алып баруга бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде. «Инде бу айда урманнарда янгын куркынычы янаган чор ачылачак, – диде ул. – Безнең төп бурыч – аны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International