5 апрельдә Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген, 5 апрельдә, Экология һәм әйләнә-тирәлек буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды. Анда катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-6 сыйныф укучылары чакырыла.

Чараны оештыручылар – «Учи.ру» белем бирү онлайн-платформасы һәм «Илкүләм өстенлекләр» АКО. Онлайн-олимпиаданың максаты – экологик фикерләүне үстерү, экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик тәртипкә укучыларны гына түгел, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын да җәлеп итү. Быел олимпиаданың төп темалары: урман янгыннарын кисәтү һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән хайваннарны саклау.

Биремнәрне үтәгәндә укучылар әйләнә-тирә дөнья һәм экология турында кызыклы фактлар белән таныша алачак. Кайбер мәсьәләләрне тормыш хәлләрен дә моделләштерәчәкләр.

Онлайн-олимпиадада катнашу өчен компьютер яки Интернет челтәренә чыгу өчен планшет булуы да җитә. Тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://olympiads.uchi.ru/olymp/ecology.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International