Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман янгыннарын сүндерү һәм хезмәтне саклау буенча өйрәнүләр узды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

«Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман янгыннарын сүндерү һәм хезмәтне саклау буенча өйрәнүләр уздылар. Лекцияләрне «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов, урманны саклау һәм яклау буенча инженер Газинур Зиннәтуллин, урман янгыннарын сүндерү станциясе башлыгы Илдар Фәйзуллин һ.б. үткәрделәр.

Семинар кысаларында урман янгыннарының төрләре, урман янгыны һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү тәртибе, урман хуҗалыгы эшләрен башкарганда хезмәтне саклау таләпләре, эш урыннарын оештыру, нәрәт-рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре һ.б. каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International