Лубян урман-техника көллиятендә «Без бердәм булуыбыз белән көчле» фестивале узган

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллиятендә «Без бердәм булуыбыз белән көчле» фестивале узган. Чара милләтара татулыкны ныгыту, милли мәдәниятләрне саклап калу һәм популярлаштыру максатларында үткәрелгән.

Фестивальдә катнашучылар төрле концерт номерларын күргәннәр, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышканнар.

«Бәйрәм дәвамында залда җылы һәм ягымлы атмосфера хөкем сөрде, – дип сөйләде 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Маргарита Дәүләтшина. –Без барыбыз да төрле, һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте бар, әмма бу безнең байлыгыбыз да бит. Без бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм тату яшәргә тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International