Россиянең Кошларны саклау берлеге X сыерчык оялары интернет-бәйгесендә катнашырга чакыра

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия Кошларны саклау берлеге теләге булган һәркемне иң яхшы сыерчык оясы ясау буенча X интернет-бәйгедә катнашырга чакыра. Эшләр 2022 елның 30 апреленә кадәр  http://birds-konkurs.ru/ сайтында кабул ителә.

Бу елның май башында жюри ике номинациядә берәр эш сайлап алачак:

– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗларына һәм җимлек стандартларына туры килә торган);

- «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы).

Бәйгедә җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Оештыручылар сүзләренчә, фотосурәтләрдә эшнең авторы булырга тиеш.

Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек хәзерләү турындагы мәгълүмат белән Россия Кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International