Татарстан Республикасының Арча урман хуҗалыгы белгечләре «кар каралту» буенча эш башкарган

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре питомникларда «кар каралту» буенча эш башкарганнар – кар капламы тизрәк эреп бетсен һәм туфракта дым саклап калу максатларында чәчү бүлекләренә көл сибеп чыкканнар. «Эшләр Балтач һәм Сурнар кишәрлекләрендәге питомникларда үткәрелде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов. – 4,5 гектар мәйданда барлыгы 1,5 тонна көл кертелде, 13 кеше җәлеп ителде».

Исегезгә төшерәбез, әлеге процедура шулай ук утырту материалының төрле авырулар йоктыру куркынычын да киметә, «кар каралту» кояш яктысының чагылышын киметергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International