Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән берлектә, «Кошларга йорт бүләк итик!» экология акциясендә катнаша. Бу атнада акциягә ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ урман остасы Ләйсән Хәйруллин һәм Әгерҗе районының «Яшел армия» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да кушылган. Чара кысаларында Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгы территориясендә сыерчык оялары эленгән.
Очрашу барышында Ләйсән Хәйруллин балаларга кошларның төрләре, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләгән.
Кама урманчылыгының урман остасы Ирек Яруллин һәм Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең «Азбука земли» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Шомырбаш кишәрлеге территориясендә сыерчык оялары элеп чыкканнар.