Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр урман тармагы ветераннары Евгений Серов, Николай Суворов һәм Иван Селиванов өчен  2022 елның икенче яртыеллыгына «Безнең Чирмешән» район газетасына язылганнар. Имза кәгазьләрен кишәрлек урманчылары Николай Дорофеев һәм Марс Рәхимҗанов тапшырган.

Искәртеп узабыз, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы белән 2016 елдан бирле уздырыла – ветераннар, картлар һәм башка социаль учреждение йортлары өчен газета һәм журналларга язылу мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International