2022 елның 11 апрелендә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык фикер алышу булачак. Чара видеоконференция режимында хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозуның бер төр һәм гаммәви хокук бозу төрләре турында аңлату максатыннан үткәреләчәк. Шулай ук катнашучылар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарының төп нигезләмәләрен дә белә алачак.
Хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышуда катнашу өчен Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, gkn.mlh@tatar.ru электрон почта адресы буенча хат юллагыз яисә 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру буенча сорауларны, шулай ук кисәтүләрне һәм шәрехләрне түбәндәге кайтаваз каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:
- электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;
- тел.: 8 (843) 221-37-29;
- яки Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.