Азнакайда «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе кысаларында агарту чарасы узган. Аны «Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре һәм Азнакай районының 1 нче урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар оештырган.
Акция барышында Чатыртау кишәрлегенең урман остасы Рушания Яруллина катнашучыларга Татарстан Республикасында урманнарны янгыннардан саклау буенча үткәрелә торган эшләр турында сөйләгән, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узган. Укучылар шәһәр халкына һәм кунакларга урман янгыннарының төп сәбәпләре турында агитация материаллары таратып чыкканнар.
«Без алга таба да шундый чаралар үткәрергә планлаштырабыз, – дип сөйләде «Азнакай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рафис Галиуллин. – Янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәү урман янгыннары барлыкка килү мөмкинлеген киметергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә халык арасында системалы аңлату эшләре алып бару бик мөһим».