Казахстанның Сәмәй шәһәрендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Бирдебәк Сапарбаев һәм составына ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да булган Татарстан делегациясе әгъзалары “Казан агачы” дигән шәһәр паркын нигезләүдә катнаштылар. Паркка Татарстанның урман питомникларыннан бүләк итеп китерелгән ике меңләп үсенте утыртылды. Бу эшләр ике республика арасында урманчылык бәйләнешләре турындагы килешү кысаларында башкарыла.