«Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре мәктәпкәчә учреждениеләрдә экологик тәрбия бирү буенча эш алып баралар

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

«Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча эш алып баралар. Мәсәлән, Шәмәрдән кишәрлегенең урман остасы Венера Галиева Иштуганның «Березка» балалар бакчасында «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле» дигән темага әңгәмә үткәргән.

Очрашу барышында Венера Галиева балаларга урманнар, аларның мөһим саклагыч, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, табигый байлыкларга сакчыл караш кирәклеге турында сөйләгән.

Соңыннан «Без – урман дуслары» дигән интерактив уен оештырылган. Табышмаклар чишеп һәм төрле биремнәрне үтәп, балалар урман турындагы белемнәрен ныгыткан, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар белән танышкан, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык таләпләре турында белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International