Татарстан Республикасында «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе дәвам итә. Анда урман тармагы белгечләре һәм республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары актив катнаша.
«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Минзәлә кадет интернат-мәктәбе» ДБМУ укучылары белән берлектә сыерчык оялары элгәннәр. Чара Минзәлә кишәрлегенең 7 нче кварталы территориясендә оештырылган, барлыгы 13 сыерчык оясы эленгән.
Шулай ук акциягә «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Тәтеш татар урта мәктәбе» МБМУ «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да кушылган. Алар уку йорты янында 5 сыерчык оясы элгән.
«Без ел саен шундый акцияләр үткәрәбез, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев. – Бу балаларга кошларның роле, аларны саклау һәм табигатькә сакчыл караш турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек».