Лубянда «Экология һәм без» КВН уены узган

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Экология һәм без» дигән КВН уены узган. Лубян урта мәктәбе укучылары һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ 1, 2 нче курс студентлары үзара ярышканнар.

Командалар «Визитка», «Капитаннар бәйгесе», «Әкият – ялган, тик анда дөреслеккә сылтау бар», «Йортыңның түбәсе астында» һәм «Экологик плакат» дигән 5 конкурста юмор хисе белән уртаклашканнар.

«Чара искиткеч яхшы булды, шаярдык та, көлештек тә, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 11нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Ләйсән Җамалетдинова. – Экологик белем бирүнең төрле формаларын кулланырга кирәк, дип ышанам. Уенны караганнан соң, мин үзем өчен бик күп ачыш ясадым һәм яңа файдалы эко-гадәтләр булдыруга илһамландым».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International