ТР «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев Лаеш районының 3 нче мәктәбендә «Урманда янгын куркынычсызлыгы» темасына дәрес үткәргән. Дәрес барышында ул укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманда янгыннарның барлыкка килү төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.
«Хәтта кечкенә пыяла кисәге дә урманда янгын чыгуга сәбәпче була ала. Аның аша үтүче кояш нурлары эссе һәм коры һава шартларында корыган үләнне яки пикниктан соң ташланган кәгазьне яндырып җибәрергә сәбәпче булырга мөмкин, – дип хәбәр иткән Фәнил Фазлыев. – Табигатькә сак карагыз, сезнең гамәлләрегез әйләнә-тирәлеккә ничек йогынты ясый алуы турында уйланыгыз».
Дәрестән соң «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе оештырылган. Аның кысаларында урман паркында сыерчык оялары эленгән.