Бүген ТР Нурлат муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада «Нурлат урманчылыгы» ДКУ, «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 2 нче отрядының 73 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
«Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында урманда янгын килеп чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнде. Риваять буенча, Нурлат урманчылыгының Чулпан кишәрлегендәге 61 кварталда янгын чыга, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев. – Урынга дәүләт урман инспекторлары, Нурлат урман хуҗалыгының урман янгыннарын сүндерү буенча II тип станциясе һәм янгын-коткару бүлеге белгечләре килде».
«Тулаем алганда, эшкә җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте», – дип өстәде Рөстәм Галиев.
Өйрәнүләрдә 20 кеше катнашты, 6 берәмлек техника җәлеп ителде.