Актүбә штп «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе кысаларында агарту чарасы узган

2022 елның 15 апреле, җомга

ТР Азнакай муниципаль районы Актүбә штп «Утны туктат!»  янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе кысаларында агарту чарасы узган. Анда «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы Бәхтияр Хашимов, урман остасы Гүзәл Сөләйманова, Ю. Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар, 2 нче урта мәктәп һәм Актүбәнең 3 нче урта мәктәбе укучылары катнашкан.

Чара барышында урманнарны янгыннардан саклауга багышланган концерт оештырылган. Матур номерлар белән мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясаган.

Шулай ук укучылар «Урманны янгыннардан саклагыз» дигән темага агитация плакатлары да әзерләгәннәр.

Акция ахырында урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында листовкалар таратылган.

«Миңа бу чара бик ошады, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Актүбә бистәсендә яшәүче Алинә Закирова.  – Егетләр булдыра, мөһим теманы күтәрделәр, чөнки урманда ут белән эш итүдә теләсә нинди саксызлык зур бәлагә әйләнергә мөмкин. Битараф булырга ярамый, бары тик уртак көч белән генә без киләчәк буыннар өчен «яшел байлык»ны саклап кала һәм арттыра алачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International