Министрлык командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышларында катнашты

2022 елның 16 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары узды. Ярышлар Казан шәһәрендә «Төзүче» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Дмитрий Анохин, Рамил Гыйльманшин, Әнәс Сөнгатуллин, Илназ Хөсәенов, Артем Николаев һәм Нияз Имамиев составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командаларына каршы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International