«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» Бөтенроссия бәйгесенең яңа нигезләмәсе расланган

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Читтән торып уздырыла торган «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» Бөтенроссия күрсәтү бәйгесенең яңа нигезләмәсе расланган. Чарада катнашу өчен мәктәп урманчылыкларының гаризалары бәйгенең төбәк операторы – Россия Федерациясе субъектының урман хуҗалыгы министрлыгы яки  мәгариф министрлыгы белән килештерелергә тиеш.

«Мәктәп урманчылыклары ирекле башлангычларда, мөгаллимнәр һәм кишәрлек урманчылыклары белгечләре катнашында оештырыла. Балалар берләшмәләренең максаты «Экология» илкүләм проектының төп бурычлары белән туры килә – укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аларның урман хуҗалыгы һәм экология өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтү. Безнең илдә 1,5 меңгә якын мәктәп урманчылыгы бар, аларда 35 меңгә якын яшь натуралист белем ала. Вакыт узу белән мәктәп урманчылыклары укучылары урманны саклау эшен тормыш бурычы итеп сайласалар һәм тармак профессионаллары сафын тулыландырсалар, без бик шат булачакбыз», – дип билгеләгән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов.

Кабул ителгән үзгәрешләр мәктәп урманчылыгы тарафыннан башкарылган эшләрнең дөреслеген һәм, димәк, ала торган бүләкнең гаделлеген раслау өчен кирәк. Бәйге турында яңартылган нигезләмә, шулай ук төбәкләрдәге операторлар исемлеге әлеге сылтама буенча.

«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» Бөтенроссия бәйгесе Рослесхоз тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар 1 августта кабул ителә, бәйге нәтиҗәләре 10 декабрьдә 3 номинация буенча ясала: «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге», «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге», «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру». Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла һәм Бөтенроссия «Орленок» балалар үзәгендә «Лесной подрост» тематик сменасына бару мөмкинлеге ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International