Татарстан Республикасында «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе дәвам итә

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Кошларга өй бүләк итик!» экологик акциясе дәвам итә. Бүген аңа «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ белгечләре, Тәтеш районының катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасы мөгаллимнәре һәм анда тәрбияләнүче балалар да кушылган. Акция Тәтеш шәһәренең Җиңү паркы территориясендә оештырылган, анда катнашучылар көче белән 5 сыерчык оясы эленгән.

«Чараның максаты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошларның роле, аларны саклау һәм табигатькә сакчыл караш турында сөйләү иде, – ди Тәтеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов. – Балалар чарада бик теләп катнаштылар, кошларның төрләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сораулар бирделәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International