Әлмәт урманчылыгы белгечләре 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашканнар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

«Әлмәт урманчылыгы» ДКУ белгечләре Әлмәт шәһәренең 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Табигатьтә һәм кеше тормышында урманның роле» темасына әңгәмә үткәргәннәр.

Очрашу барышында Поташ Аланы кишәрлегенең участок урманчысы Станислав Гурьянов һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер Людмила Паньшина балаларга урманнарның мөһим функцияләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгәннәр. «Урманнарны еш кына «планетаның үпкәләре» дип атыйлар, чөнки агачлар һавадан углекислый газ йоталар һәм кислород бүлеп чыгараларр. Һәм бу, чыннан да шулай, урманнардан башка җир сулыш алу өчен яраклы булмаган шар булыр иде, – дип билгеләп үткән Станислав Гурьянов. – Шуңа күрә урманны саклау һәм урман байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану бик мөһим».

Әңгәмәдән соң урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан «Урманда яшәүчеләр» дигән викторина үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International