Түбән Новгородта Урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «3-ФЗ һәм Россия Федерациясендә урман комплексын цифрлы трансформацияләү» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәкләрдәге органнар җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак оешмалары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Урман комплексын цифрлы трансформацияләү, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм агачны һәм аны эшкәртү продукциясен исәпкә алу турында урман законнары нормаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышта Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Пермь крае табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министры Дмитрий Беланович, Мордовия Республикасы урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры Алексей Ларькин, «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, Рослесхозның 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International