«Ары урман хуҗалыгы» ДБУда 2022 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләре тәмамланган. Учреждениедә урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын әзерләү, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, шулай ук стандарт утырту материалы үстерелә торган теплицаларны ремонтлау эшләре башкарылган.
«Хәзерге вакытта чәчүлекләрне казып алу эшләре бара, – дип хәбәр итте урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Агымдагы елның һава-климат шартларын исәпкә алып, урман-культура эшләренә 10-14 көннән соң тотынырбыз дип уйлыйм».
Аның сүзләренә караганда, язгы урман культуралары кампаниясе кысаларында Ары урманчылыгы территориясендә 11 га мәйданда – ясалма урман торгызу, 37 га – урман культураларын тулыландыру, 120 га – агротехник карау һәм 0,2 га орлык чәчү эшләре башкарылачак.