Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре Гражданнарны яклау Тәтеш дәүләт көллияте студентлары өчен лекция үткәргәннәр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Гражданнарны яклау Тәтеш дәүләт көллияте » ДАҺБУ студентлары өчен «Урман һәм урман хуҗалыгы» темасына лекция үткәргәннәр. Чара иртәгә, 22 апрельдә билгеләп үтеләчәк экология бәйрәме – Халыкара Җир-Ана көненә багышланган.

Очрашу барышында Тәтеш кишәрлеге урманчысы Рәис Абдрахманов һәм урман остасы Марат Әмирханов балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук алар урманнарны янгыннардан саклау, урман янгыннарының төрләре, аларны сүндерү ысуллары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә җентекләп тукталганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International