Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла

2022 елның 22 апреле, җомга

Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла. Әйтик, кичә, 21 апрельдә, Казан шәһәренең 48 нче балалар бакчасында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән чираттагы интеграцияләнгән дәрес оештырылган. Аның кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урманның табигать һәм кеше тормышындагы әһәмияте, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар, шулай ук урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча үткәрелә торган эшләр турында белгәннәр. Аерым игътибар урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклегенә бирелгән.

«Без еш кына экологик тематикага дәресләр үткәрәбез, – дип сөйләде 48 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәисә Трошанина. – Экологик тәрбия һәм белем бирүнең кече яшьтән алып барылырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм. Чөнки балаларның, табигать белән беренче тапкыр элемтәгә кереп, яңа мәгълүматны өйрәнүгә карата кызыксынучанлыклары арта. Бу кызыксынуны хуплап һәм үстереп, шәхеснең уңай сыйфатларын тәрбияләргә мөмкин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International