Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белгечләре урманнарда яшәүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү буенча эшләр алып бара

2022 елның 22 апреле, җомга

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. «Хәзерге вакытта белгечләр Кызыл Йолдыз урманчылыгының Теләче, Котлы Бөкәш, Арыш һәм Әбде кишәрлекләре территорияләрендә урнаштырылачак яңа беседкаларны әзерләү эше белән мәшгуль, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Соңгы 5 елда без барлыгы 24 яңа беседка әзерләдек. Бу чаралар «стихияле» мәйданчыклар барлыкка килүне мөмкин кадәр азайтырга һәм шул рәвешле урман янгыннары барлыкка килү куркынычын киметергә ярдәм итә».

Исегезгә төшерик, мондый эшләр урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексында каралган. Аның кысаларында учреждение белгечләре тарафыннан шулай ук янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдыру, янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү һәм реконструкцияләү, мәгълүмат такталары, аншлаглар, янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру һ.б. эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International