Бүген Казанда «Крылья Советов» паркында үзәк республика өмәсе узды. Чара санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна – 2022» мреспублика акциясе кысаларында оештырылды.
Өмәдә 1 меңнән артык кеше катнашты. Алар – республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.
Өмә кысаларында «Чиста уеннар» квесты форматында уеннар һәм агач утырту акциясе оештырылды. Шулай ук төрле экологик мастер-классларда, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашырга мөмкин иде.
«Өмә – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологияне яхшырту бурычларын үтәүгә үз өлешен кертү, безнең паркларны, скверларны һәм торак пунктларны чистарту һәм уңайлырак итү өчен менә дигән мөмкинлек, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анна Сергеева. – Республика өмәсенә бик теләп кушылдык, уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдык».