Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде. Чара Цифрлаштыру елы кысаларында, шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип күнекмәләре булдыру максатыннан да оештырылды.
Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга Интернет челтәрендәге ихтимал хәтәрлекләр, уникаль ышанычлы парольләрне куллану, вируска каршы программа белән тәэмин итү һ.б. турында сөйләде. Шулай ук ул балаларның игътибарын шәхси мәгълүматларны саклауның мөһимлегенә юнәлтте һәм мәгълүматны дөреслеккә тикшерергә чакырды.
Дәрес ахырында тест үткәрелде, аның барышында укучылар чит кешеләрдән нинди мәгълүматларны яшерергә кирәклеген һәм смартфонда кушымталарга нәрсәләр буенча рөхсәт бирмәскә кирәклеген үзләре билгеләделәр.