ТР Әлмәт муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Кичә, 26 апрельдә, ТР Әлмәт муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ, «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ, «Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 2 нче отрядының янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Өйрәнүләр барышында берничә очрак буенча күнегүләр үткәрелде, шул исәптән Әлмәт урманчылыгының Миңлебай кишәрлегенең 78 нче кварталында урман янгынын сүндерү эшләре башкарылды. Барлыгы 20 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән иде.

«Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Виталий Утнюхин сүзләренә караганда, өйрәнүләр грамоталы эшләү һәм хезмәтләрнең куелган бурычларны үтәүдә уңышлы хезмәттәшлек итүен күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International