«Наше время – Безнең заман» Х эшче яшьләр иҗаты фестивале башланды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләренең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленә старт бирелде. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә.

Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.

Быел фестивальнең зона турлары сентябрьдән октябрь аена кадәр узачак һәм ноябрь аенда республика башкаласында Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак.

Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Гаризалар агымдагы елның 16 сентябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: www.bzzm.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International