Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Шулай итеп, белгечләр Чирмешән лицее, Лашман урта мәктәбе һәм Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары белән күрешкәннәр инде.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International