«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре Чистай муниципаль районы Нарат-Елга авыл җирлеге территориясендә яр-сыза буйдарында урман үсентеләре утыртуга керешкәннәр. «Эшләрдә барлыгы 18 кеше катнаша, 30 гектар мәйданда үсентеләр утыртасы бар, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов. – Утыртуны 15 майга кадәр төгәлләргә планлаштырабыз».
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы буенча тулаем алганда, быел 1,5 мең га мәйданда саклагыч урман үсентеләре утыртылачак. Эшләр «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» программасы кысаларында башкарылачак.