«Тыюлы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2022 елның 29 апреле, җомга

«Тыюлы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.

Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Оештыручылар сүзләренә караганда, эшләр үзенчәлекле, атамалы һәм имзалы булырга, бәйгенең белдерелгән тематикасына туры килергә, битнең үлчәме, рамкасын да кертеп, 30х40 см артмаска (А3 форматы) тиеш. Бәяләгән вакытта мөстәкыйльлек һәм башкару үзенчәлеге исәпкә алыначак.

Тулырак мәгълүматларны 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International