10 нчы урта мәктәптә «Школес» мәктәп урманчылыгының аерымланган укучыларын бүләкләгәннәр

2022 елның 29 апреле, җомга

Кичә, 28 апрель көнне, Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә «Школес» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Чарада Алабуга урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова һәм урман остасы Лилия Ибраһимова катнашкан.

Җыелыш барышында 2022 елның 1 нче кварталы өчен берләшмәнең эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлары турында сөйләшкәннәр. Мәктәп укучылары шулай ук гамәли эшчәнлек аша табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән проектларны да тәкъдим иткәннәр.

Соңыннан «Школес» мәктәп урманчылыгында аерымланган тәрбияләнүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Укучыларга табигать саклау акцияләрендә, республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә актив катнашкан өчен мактау грамоталары бирелгән.

Моннан тыш, берләшмә җитәкчеләре – укытучы-китапханәче Кадрия Хәсәнова һәм биология укытучысы марина Тукмачева да билгеләп үтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International