Татарстан Министрлар Кабинетының 20.06.2013 №1068-р Күрсәтмәсенә, Россия Федерациясе Урман кодексының 53.5 статьясына, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турындагы” һәм “Янгын куркынычсызлыгы турындагы” федераль законнарга ярашлы рәвештә, янгын куркынычсызлыгын ныгыту максатында, гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урманчылыкларда тәүлек әйләнә дежурлык оештырылды һәм урман массивларын патрульләү көчәйтелде, ял көннәрендә халык урманга күп йөри торган урыннарда вакытлы постлар, урман янгыны машиналарының һәм янгын-химия станцияләренең дежурлыклары оештырылды.