Әлмәт муниципаль районында урнашкан Aquila heliaca гүр каракошы оясыннан онлайн-трансляция дәвам итә. Проект Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән «Түбән Кама» милли паркы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты – эре ерткыч кошларның популяцияләрен саклау, кеше күп яши торган һәм техноген үзләштерелгән территорияләрдә тигез киңлекләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне тарату.
Татарстанда гүр каракошы оясыннан видеотрансляцияне Интернет челтәрендә YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=VlZa4mHDL1U.видеохостингында карарга була.
Социаль челтәрләрдә проект:
– Вконтакте: https://vk.com/orlanbeloxvost;
- Яндекс. Дзен: https://zen.yandex.ru/orlanbeloxvost;
– Телеграм: https://t.me/orlanbeloxvost.