Бүген «Идел буе урманчылыгы» ДКУ белгечләре урман тармагы ветераны Ибраһим Зантимировта булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Очрашу барышында кишәрлек урманчысы Вениамин Киселев һәм урман остасы Семен Кудряшов Ибраһим Гыйлаҗ улына бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Зантимиров Ибраһим Гыйлаҗ улы 1969 елдан 1996 елга кадәр Идел буе урман хуҗалыгының Чулпан кишәрлегендә урманчы булып эшләгән. Фидакарь хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен күп тапкырлар урман хуҗалыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.