Татарстанда Идел Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утыртыла

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстанда Идел Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утыртыла. Әгерҗе шәһәрендәге чара «Нур» мәчете территориясендә оештырылды. Агач утырту эшендә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, имам-мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин, Әгерҗе урманчылыгы җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов һ.б. катнашты.

Барлыгы 58 данә нарат, юкә һәм миләш үсентеләре утыртылды.

Спас муниципаль районында Приволжский поселогы янында 40 данә нарат үсентесе утыртылды.  Чарада имам-мөхтәсиб Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Спас һәм Әлки округлары благочинные, протоиерей Андрей Зиньков, Болгар урманчылыгы җитәкче-урманчысы Дмитрий Зарифуллин һ.б. катнашты.

Мондый акцияләр Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Татарстанның башка муниципаль районнарында да оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International