Евгений Гуськов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2013 елның 25 июне, сишәмбе

25 июньдә Татарстанның атказанган урман үстерүчесе, урман хуҗалыгының мактаулы ветераны, 1986-2001 елларда Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары – баш урман белгече вазифасын башкарган Евгений Александрович Гуськовка 75 яшь тулды.

Евгений Гуськов – урман үстерүчеләр династиясеннән, Лубян урман техникумын тәмамлаган, аннары Омск урман хуҗалыгы идарәсенә җибәрелгән. Себердә ул 7 ел эшләгән – киң кулланыш товарлары цехында мастер, урман белгече ярдәмчесе һәм урман белгече булган. 1963 елда Татарстанга кайтып Шәһәр яны урман хуҗалыгына урнашкан. Монда ул башта урман культуралары мастеры булган, аннан соң киң кулланыш товарлары цехына мастер итеп билгеләнгән, ә 1967 елдан 1972 елга кадәр, югары белем алганнан соң – урман культуралары инженеры булып эшләгән.

Шәһәр яны урман хуҗалыгының һәм Татарстанда урман үстерүнең данлы тарихына әверелгән күп нәрсәләр нәкъ шул чорда булдырыла. Урман үстерүчеләр Матюшин урманчылыгының базис питомнигын төзү, эрозия белән деградацияләнгән авыл хуҗалыгы җирләренә утырту материалларын үстерүне механикалаштыру һәм химияләштерү белән актив шөгыльләнәләр. 1972 елның июнендә Евгений Гуськов урман хуҗалыгының баш урман белгече вазифасына күчерелә һәм тиздән “утта чыныгу” ала. Шул елның июль-сентябрь айларында бик көчле корылык була, Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда урман янгыннары башлана. Яшь урман белгеченә ай буе төннәрен урман хуҗалыгы конторында дежур торырга, күп кенә янгыннарга үзенә барырга һәм аларны урман янгыны дружиналары, урман каравылы һәм халык көче белән сүндерүдә катнашырга туры килә. Тиздән Евгений Александрович Яшел Үзән тәҗрибә-күргәзмә механикалаштырылган урман хуҗалыгы директоры итеп билгеләнә. Кыска вакыт эчендә ул аны илнең алдынгы предприятиеләре рәтенә чыгара. Механикалаштырылган урман хуҗалыгы даими урман орлыкчылыгы базасының җитештерү-тәҗрибә һәм җитештерү объектларында, төрле технологияләр белән төзелгән урман культуралары кишәрлекләрендә, питомник хуҗалыгын үстерүдә һәм географик культуралар булдыруда менә дигән нәтиҗәләр күрсәтә.

1986 елның августыннан Евгений Александрович Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары – баш урман белгече итеп билгеләнә. 70нче еллар азагында Татарстанда көчле суыклар аркасында имәнлекләр нык зыянлый, проблеманы тиз һәм нәтиҗәле чишәргә кирәк була. Евгений Александрович, яңа урында шул эшкә керешә. Имәнлекләре булган барлык урман хуҗалыкларында реконструкциянең һәм яңартуның алдынгы, галимнәрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән коридор-кулиса алымын киң күләмдә кертергә омтыла. Шул максат белән механикалаштырылган 3 отряд оештырыла. Нәтиҗәдә бозылган һәм корыган имәнлекләрне төрле вариантларда реконструкцияләү, кыйммәтле яңа токым үсентеләре утырту 80 мең гектарда башкарыла.

Коллегаларының искә алуынча, Евгений Александрович зур фидакарьлек белән, үзен аямыйча эшләгән. Урман белгечләренең иҗади башлангычларына, урман хуҗалыгы практикасына фәнни яңалыклар кертүгә зур игътибар биргән.

Хәзерге вакытта Евгений Александрович Гуськов Татарстан урман хуҗалыгы ветераннары советында актив шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International