Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе уздырылган. Зәй урманчылыгының Кушниково кишәрлегенең 2 һәм 3 кварталларында урман биләмәләре җыештырылган. Акциядә «Зәй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм Иске Чишмә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан барлыгы 5 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 18 апрельдә башланды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.