Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау буенча эшләр тәмамланган. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан барлыгы 2395 км озынлыкта шундый полосалар булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, быел республикада урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында шулай ук янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру буенча эшләр башкарыла.
Быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор 25 апрельдән башланды. Урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатында янгын куркынычсызлыгы торышына космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла.