«Мамадыш политехника көллияте» ДАҺБУ базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү йортлары студентлары арасында «Иң яхшы электрон портфолио» республика дистанцион бәйгесе узган. Ул 2021-2022 уку елына «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү йортлары директорлары советы» коммерциясез партнерлыгының эш планы нигезендә үткәрелгән.
Бәйгегә республиканың 19 белем йортыннан студентлар портфолиоларын тәкъдим иткәннәр. Бәйге, җибәрелгән эшләрне жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү юлы белән, дистанцион режимда узган.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллиятенең 33 нче бакча-парк төркеме студенты Анастасия Караморкина икенче урынны алган.
Котлыйбыз!