ТР «шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры Рөстәм Дәүләтшин ТР Биектау муниципаль районының «Костер» республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәге» ДБУ «Яшь эколог» экологик сменасында катнашучылар өчен урман белеме буенча лекция үткәргән.
Очрашу барышында Рөстәм Дәүләтшин балаларны урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре белән таныштырган, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләгән. Белгеч урманның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роленә, аның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләренә һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар биргән.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь эколог» экологик сменасы 15 майда старт алды. Анда Татарстан Республикасының 25 муниципаль берәмлегеннән 90нан артык укучы катнаша.