ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышларында катнашты

2022 елның 21 мае, шимбә

Казан шәһәрендә ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ярышлар «Казан шәһәре Үзәк стадионы» ССК» МАУ базасында узды.

Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Әнәс Сөнгатуллин, Рамил Гыйльманов, Венера Шәрипова һәм Анна Сергеева катнашты.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк спартакиада кысаларында чаңгы, баскетбол һәм шахмат ярышлары узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International