«Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VIII Милли чемпионатының республика этабы узган. Аның шартлары буенча, катнашучылар кече бакча төзү буенча гамәли бирем үтәгәннәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ 3 нче курс студенты Аделина Хәйруллина «Студент» категориясендә 1 нче урынны яулаган.
Котлыйбыз!