Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты ЛесЕГАИС системасында эшләү мәсьәләләре буенча семинар үткәрәчәк

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Быелның 27-28 май көннәрендә агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЛесЕГАИС) эшләү мәсьәләләре буенча онлайн-семинар узачак. Аны Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты оештыра.

Семинар барышында агачны исәпкә алу, маркалау, ташу, саклау, аны эшкәртү продукциясе, 04.02.2021 ел, № 3-ФЗ федераль закон таләпләренә туры китереп, электрон теркәү документларын рәсмиләштерү, шулай ук ЛесЕГАИС системасын модернизацияләү мәсьәләләре каралачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru, s5328909@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International